-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
30 июль 2021, 20:45

“Вычет”ка хокукым бармы?

— 2014 елда мин сатып алган фатир өчен 13 процент “вычет” акчасы алдым, фатир 400 мең сум тора иде. Хәзер 2 миллион сумга йорт сатып алдым. Миңа 13 процент “вычет” бирүдән баш тарттылар. Алар хаклымы?Миләүшә САБИТОВА.

“Вычет”ка хокукым бармы?
“Вычет”ка хокукым бармы?
— Сезнең сораудан аңлашылганча, Сез 2013 ел өчен декларация биргәндә милеккә салым “вычет”ы алгансыз. Ул вакытта барысы да дөрес, чөнки милек “вычетын” әгәр дә сез торакны 2014 елга кадәр сатып алган булсагыз, гомер эчендә бер генә тапкыр алырга мөмкин.
2014 елның 1 гыйнварыннан Салым кодексына үзгәрешләр кертелде: әгәр күчемсез милек сатып алганда салым “вычет”ы максималь күләмдә алынмаган булмаса, ягъни 2 миллион сумнан кимрәк булган суммадан, калган өлешен башка милек объектын сатып алганда алырга мөмкин. Бер кеше күчемсез милек өчен 260 000 сум “вычет” алырга хокуклы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: