-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
31 июль 2021, 21:45

Алмага кальций кирәк!

Быел алмаларның иртәрәк өлгерә башлавы күзәтелә. 

Алмага кальций кирәк!
Алмага кальций кирәк!

Кайбер сортларын җыя башларга да вакыт җитә. Кышкылыкка саклау өчен булганнары аерым игътибар таләп итә. Әзерлек эшләрен бүгеннән башларга кирәк. Ул агачны тәрбияләүдән башлана. Бер үк вакытта алмагачларны кышкы чорга әзерли башларга да вакыт җитеп килә.

Алмагачларны өстәмә ничек тукландырырга соң? Иң мөһиме шуны онытмаска кирәк: минераль ашламаларны чамадан тыш кертү җимешнең яхшы саклануына зыян китерә. Азот күбрәк икән, алма тиз чери, ә кальций, киресенчә, җимешне озак сакларга ярдәм итә. Фосфор җитешмәгәндә йомшак алмалар түбән температурада күгәрә.
Җимеш өлгергәндә төп ашламаларга кытлык булмасын өчен туфракны көздән ашлап калдыру файдалы. Гомумән, һәр квадрат метрга 55-65 грамм исәбеннән нитроаммоска кертелә. Туфракта азот җитешмәсә, язын һәр квадрат метрга 15-20 грамм карбомид өстәлә. Кальций запасы исә известьләү юлы белән арттырыла. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк: туфракта калий һәм магний җитәрлек күләмдә булганда гына үсемлек кальцийны тиешенчә үзләштерә ала.
Алма өлгергәч тә аның сакланышын яхшыртырга мөмкинлек була. Җимештә кальций җитмәсә, аңа кальций тозлары эретмәсен бөркиләр. Аның белән алмагачны җимешен җыярга ике-өч көн кала эшкәртергә кирәк. Моның өчен бер чиләк суда 100 грамм препарат эретелә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: