+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 август 2021, 09:30

Тыныч йокы, татлы төш!

Төнге йокы – кеше организмы өчен иң файдалы ял. Йокың яхшы булса, иртән яхшы кәеф белән торасың.

Тыныч йокы, татлы төш!
Тыныч йокы, татлы төш!

Дөрес итеп йоклыйм, дисәң, уң якка карап, аякларыңны бераз бөкләп ят. Болай йоклау тәннең барлык мускулларына ял итәргә ярдәм итә. Йөрәк эшчәнлегенә дә комачауламый. Күпләрнең теңкәсенә тигән гырылдау да барлыкка килми.

Умыртка сөяге авырткан кешеләргә табиблар каты матраста, кечкенә мендәрдә (яки бөтенләй мендәрсез) йокларга киңәш итә.

Йокы вакыты гомер озынлыгына да йогынты ясый. Азрак йоклаган кешеләр башкалардан 10 елга кимрәк яши. Ә озаграк йокларга яратучыларның гомер озынлыгы күбрәк – якынча 82-84 ел.

Һәрвакыт йокы туймау бөтенләй йокламау кебек үк куркыныч. Әлбәттә, бөтенләй йокламаганга караганда, 1-2 сәгать черем итеп алу организмны бераз булса да ял иттерә. Ләкин йокы туймау акыл эшчәнлегенә бик зур тәэсир ясый. Баш мие әкренрәк эшли башлый, координация начарлана, игътибарлылык кими, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: