+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
7 август 2021, 21:10

Улымның кредитын түләтәләр

— Улым алган кредит буенча соравым бар. Ул — эшсез, спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Хәзер банк бездән аның кредитын түләүне таләп итә. Улыбыз аерым яши, аның ике бүлмәле фатиры бар, ләкин аңа алимент түләмәгән өчен арест салынган, өстәвенә, коммуналь хезмәтләр өчен зур бурычы җыелган. Әйтегез әле, зинһар, әти-әниләре аның кредитын түләргә тиешме?

Улымның кредитын түләтәләр
Улымның кредитын түләтәләр
— Әгәр улыгыз сезне поручитель итеп күрсәткән булса, тиешсез. Әгәр юк икән, сез берни дә түләргә тиеш түгел. Мөгаен, сезне коллекторлар борчыйдыр. Аларга игътибар итмәскә дә мөмкин. Алар психологик басым ясый. Гомумән, суд приставлары хезмәтенә, яки прокуратурага шикаять яза аласыз.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: