+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 август 2021, 07:45

Помидор киптердегезме әле?

Билгеле автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиева Инстаграмдагы сәхифәсендә бакча уңышлары белән актив уртаклаша. Аеруча аның духовкада борыч, помидор киптерүе зур кызыксыну уята.

Помидор киптердегезме әле?
Помидор киптердегезме әле?
"Помидорларны теплицада үстердек. Кыярларны март аеннан ук ашый башлаган идек – бераз тәрәзә төбендә үстердем. Аннары бакчада үстергәннәре дә бик уңды. Борычларымның кайберләре ярты килога җиткәннәре дә булганы бар. Аллаһка шөкер, быел да борычлар әйбәт үсте, - дигән ул "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. - Ирем - табиб. Бик нәзакәтле, таләпчән. Помидорны чи килеш ашасаң, бавырга тәэсире бар, ди. Шуңа күрә аны мин духовкада киптерәм. Ни өчен, дисәгез, помидордагы кислотаны бетерергә кирәк. Әлеге яшелчә кызыл төстә, димәк, анда антиоксидантлар күп һәм күзгә дә файдасы бар. Әмма помидорны пешереп кенә ашарга киңәш ителә.

Помидор белән борычны духовкада киптерүгә килгәндә, бу яшелчәләрне аерым-аерым киптерәсең. Мәсәлән, помидорларны юып, духовканың калай савытына тигезләп җәясең. Бер сәгать уртача утта тотасың. Кибеп, суы беткәч кенә тоз, бераз шикәр, прованс үләннәре дип аталган тәмләткеч салып болгатасың. Аннары банкаларга салып, бераз зәйтүн мае тамызасың.

Кышкылыкка тагын бер ризык эшлим. Укроп, петрушканы турыйм да, борыч, помидор, сарымсакны иттарткычтан чыгарып, бергә кушып болгатам. Аннары аларны пакетларга салып куям. Ризык пешергәндә кушып җибәрергә бик шәп".

Фото: matbugat.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: