+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 август 2021, 11:30

Кайсы чәй файдалырак: карасымы, әллә яшелеме?

Яшел һәм кара чәйне эшкәртү тәртибе генә үзгә.

Кайсы чәй файдалырак: карасымы, әллә яшелеме?
Кайсы чәй файдалырак: карасымы, әллә яшелеме?
Кара чәй ясау өчен яфракларны махсус машина-роллерларда төрәләр. Бу вакытта химик реакция башлана: кара чәйгә хас тәм бирүче матдәләр барлыкка килә. Кара чәйне 5 минут кайнар суда (90 градус) пешерәләр.

Яшел чәйдә витаминнар, кара чәйдәгегә караганда, 50 процентка күбрәк. Мондый чәйне 80-85 градус кайнарлыктагы суда 10 секунд кына пешерергә. Озак тотсаң, әче була, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Эчемлек нерв системасына уңай йогынты ясый, стресска каршы торучанлыкны арттыра, югары кан басымын һәм холестерин күрсәткечен төшерә, склероздан саклый.

Яшел чәйне күп эчү йокысызлыкка китерә, ә йөкле хатын-кызларга аны саклык белән эчәргә кирәк.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: