-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 август 2021, 14:55

Кырмыскалардан котылып буламы?

Кырмыскаларның уңганлыгына хәйран калырсың. Иртәннән кояш баеганчы эшлиләр, төзиләр. Әмма аларның “тырышлыклары”ның зур зыян салуын да яхшы белә бакчачылар. Бакча кырмыскаларының алмагачларны, җимеш агачларын корытырлык көче дә бар. Бакча алар өчен төп туклану һәм үрчү чыганагы булып тора.

Кырмыскалардан котылып буламы?
Кырмыскалардан котылып буламы?
Җәй башыннан бер-бер артлы өлгереп торган татлы алма-җимешләр аларга көзгә кадәр яшәргә, кышка ышанычлы запас белән керергә ярдәм итә.
Кызганычка каршы, артык күп үрчеп киткәндә алар белән көрәшү җиңел түгел. Үстерелгәнгә зыян салмаса, бәлки, игътибар да итмәс идек.
Алар белән ничек көрәшергә була? Кибеттә сатылган препаратлар да әллә ни файда бирми. Бәлки, тәҗ­рибәле бакчачыларның яңа алымнары да бардыр? Көз айларына кадәр, кышкылыкка җиргә кереп югал­ганчы, кырмыскалардан котылырга иде.

Рәзилә Зыятдинова.
Стәрлебаш районы.


Кырмыскалар никадәр уңган булып күренсә дә, бакчачылар өчен алар шактый зыян китерә. Алмагачлар, грушалар исә көз якынлашканда аларның иң татлы ризык чыганагына әйләнә. Алма, чия, җиләк һәм башка җиләк-җимешләрдән соң кырмыскалар агачларга да ныклап ияләшә башлый. Алай гына да түгел, алар алмагач бетләренең зур армиясен агачларга алып менеп тарата. Алмагач бете кырмысканың үзеннән дә корткычрак. Ул бетләр кырмыскалар яраткан алмагач сутын “суыра”. Зоологлар ул бетләрне гөблә дип атый. Шушы гөбләләр төркеме еш кына карлыган куакларын гына түгел, ә зур-зур алмагачларны да корыта.
Кырмыскаларның дошманнары да аз түгел. Алар гаиләләрен бакча күбәләкләреннән, этләч чебеннәрдән, камкалардан һәм башка бөҗәкләрдән бик нык саклый.
Әгәр агач бетләренә ризык кимесә, кырмыскалар аларны башка — яшьрәк һәм сусылрак агач ботакларына күчерә. Моның зыяны нәрсәдә? Бөтен куркыныч шунда ки, ул бетләрдән бүленеп чыккан татлы масса агачларда корымлы гөмәбәчек (сажистый грибок) чире барлыкка килүгә сәбәпче була.
Шунысы да гаҗәп хәл: көз якынлашканда кырмыскалар агач бетләрен үзләренең җир асты йортларына — 1,5 метрга кадәр тирәнлеккә алып төшеп китә һәм аны язга кадәр саклау чараларын күрә. Ә язын, көннәр җылынып, тәүге агач яфраклары күренгәч, бетләрне саклык белән янә җимеш агачларына урнаштыралар.
Агач бетләренә каршы көрәшү алымнары аз түгел. Әмма бакчада кырмыскалар булганда, көрәшү чараларының берсе дә нәтиҗә бирмәячәк.

Белешмә. Кырмыска ияләшкән, оя корган урынны никадәр иртәрәк ачыкласагыз, алар белән көрәшү дә шулкадәр нәтиҗәле булыр. Көчле оялардан арыну еш кына берничә елга сузылырга мөмкин. Чөнки оя төбе 1,5 метр һәм аннан да тирәнрәктә урнаша, ә аларның җир астындагы юллары кайбердә уннарча километрга сузыла, ди белгечләр.

Алар белән ничек көрәшергә?

Әлбәттә, гаилә әгъзалары миллионнар белән исәпләнгәндә һәм “урам” озынлыгы дистәләрчә чакрымга сузыл­ганда, алар белән көрәшү җиңел түгел. Әйткәндәй, кечкенә мәйданда да бер оядан атна дәвамында берничә яңа гаилә барлыкка килергә мөмкин.

Иң мөһимен исегездә тотыгыз:

* Бакча кырмыскаларын агачларга якын китермәүнең барлык юлларын да кулланырга тырышыгыз;
* Кырмыска оясын бары тик заманча механик һәм химик алымнар ярдәмендә юк итәргә була. Бу очракта төрле гель һәм алдаткычлар күз уңында тотыла. Халык арасында тарал­ган “авыл алымнары”ын куллану бер нәтиҗә дә бирмәячәк. Хәтта нашатырьлы спиртның да файдасы юк.

Агачка якын китермәү өчен нәрсә эшләргә?

Кырмыскаларны агачка якын китер­мәүнең өч юлы бар һәм алар әлегә иң нәтиҗәлесе дип исәпләнә:
* Су киртәсе (ул куаклар өчен кулайрак). Моның өчен автомобиль пок­рышкасы кирәк булачак. Аны әйләнә буйлап икегә ярып кисәләр һәм куак аша аның төбенә урнаштыралар. Аның өске өлешен берничә сантиметр биеклектә җир өстендә калдырып күмәргә кирәк. Аннары әлеге ясалма улакка су салына. Кырмыскаларны агач кәүсәсенә якын җибәрмәү өчен эшләнгән чик бу. Шундый ук әйләнмәне “улак”ны зур агачлар өчен дә кулланырга була. Ләкин агач төбенә урнаштырганда аны урталай кисәргә туры килер. Билгеле, су акмаслык итеп киселгән урыннарны ябыштыру (ямау) чараларын да күрегез. Кыскасы, агач-куак тирәли су чиге куел­са, кырмыска аңа якын килә алмаячак.
* Фольгадан эшләнгән итәк. Моның өчен агач кәүсәсе әйләнәсенә фольганың үткен читен итәк рәвешендә урарга кирәк. Болай эшләсәгез, кырмыскалар үткен чиккә менә дә, аның аша үтә дә алмый.
* Ябышкак билбау. Алар бакча агачларының кәүсәсенә урала. Аңа сыланган махсус җилем һич тә агулы түгел, әмма билбау агачка менүче кырмыскаларны, төрле бөҗәк һәм үрмә­күчләрне ычкынмаслык итеп үзенә ябыштырачак. Ләкин ул билбауларны әлелән-әле алыштырып торырга кирәк­леген онытмагыз.

Заманча чаралар да бар

Кырмыска оясы табигать дөньясында үзенең төрле әһәмияттәге корылмалары булган мегаполисны хәтерләтә. Биредә һәр эш һәм бурыч өчен җаваплы җан ияләре үз кануннары буенча яши. Аларның үзара буйсынуында катгый иерархия саклана. Шуңа күрә алар белән көрәшкәндә кайбер үзенчәлекләрне белү мөһим.
Әйтик, алардан котылу өчен ниндидер химик матдә кулланасыз яисә механик җимерү ысулларын башкарасыз икән, башта кырмыскаларның зур төркеме юкка чыккан кебек күренер. Әмма, бу беренче карашка гына шулай. Сез юк иткән корбаннар эшче яисә азык хәстәрләүче, башка “йомыш үтәүчеләр” генә булуы ихтимал. Гаилә башлыгы — ана королева үзе һәм аның личинкалары һич тә зыян күрмәячәк. Шуңа күрә алдагыч куйганда аның агуланган азык булуы яхшырак нәтиҗә бирер.
Әмма мондый алдагычлар бер­никадәр вакыт узганнан соң гына үз эшен күрсәтәчәк. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, сез әзерләгән агулы сыйны эшче кырмыскалар королевага һәм аның личинкаларына алып барып ашат­канчы вакыт кирәк. Королева үлү белән башка кырмыска һәм личиникалар да юкка чыгачак.
Онытмагыз: әгәр бакча кырмыскаларыннан бөтенләй котылырга телисез икән, алар белән җитди көрәшергә һәм заманча алымнарны да системалы кулланырга кирәк булачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в