— Кагыйдә буенча, алгы тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Алгы (лобовое) тәрәзәгә кояштан саклый торган тасма ябыштырырга ярый, тик киңлеге 140 миллиметрдан артмасын.
Алгы ишектәге тәрәзәгә куела торган пәрдәләр сатыла, әмма ЮХХДИ хезмәткәрләре алар өчен штраф сала ала, чөнки алар машина йөртүченең күрү мөмкинлеген чикли. Аларны машина хәрәкәтләнмәгәндә кую тыелмый. Мәсәлән, автомобиль көн буе кояш төшкән урында тора икән, пәрдәләрне куеп (аның җыела торганнары да бар) китәргә була.