-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 август 2021, 16:40

Лечо ясыйбызмы?

Кышын иң яратып ашалган ризыкларның берсе булачак ул. Әйткән иде, диярсез!

Лечо ясыйбызмы?
Лечо ясыйбызмы?
Моның өчен 5 килограмм помидор, 5 килограмм татлы борыч, 2 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 500 миллилитр үсемлек мае, түгәрәк кара борыч, 100 миллилитр аш серкәсе кирәк.

Итләч помидорларны иттаркычтан үткәрәбез. Татлы борычны шакмаклап турыйбыз яисә эре кисәкләргә бүлгәлибез. Тоз, шикәр комы, бөртекле кара борыч, үсемлек мае, вакланган сарымсак салып, утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, талгын утта 40 минут пешерәбез. Пешеп чыгарга 15 минут калгач, аш серкәсе салабыз.

Әзер лечоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач каплыйбыз һәм төреп куябыз.

Фото:kopilka-kulinara.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: