+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 август 2021, 10:25

Алма - ракка каршы көчле профилактик чара

Алма төшендә йод күп. Әгәр көн дәвамында 5-6 төш чәйнәсәң, организмның йодка булган ихтыяҗы канәгатьләндерелә.

Алма - ракка каршы көчле профилактик чара
Алма - ракка каршы көчле профилактик чара

Ул холестерин күләмен нормага сала. Моның өчен көнгә ике алма ашау җитә. Алманың бу шифалы үзенчәлеге анда пектиннар күп булу белән аңлатыла. Алмада аскорбин кислотасы, фруктоза, магний да күп.

Ару, нерв киеренкелеге хисе кичерүче, сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы кешеләргә исә алманың серкәсе ярдәм итә. Анда органик кислоталар шактый. 1 аш кашыгы алма серкәсенә 1 бал калагы бал, 1 стакан җылы су кушарга һәм бу “коктейль»не иртән ач карынга эчәргә кирәк. Алма серкәсе эчү өлкән яшьтәге кешенең организмына көч кертә. Ул - диетик азык, аны төрле авырулардан терапевтик чара итеп кулланырга була.

Алма, шулай ук - яман шешкә каршы көчле профилактик чара. Җимешнең кабыгында витаминнар 4-6 тапкыр күбрәк, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: