+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 август 2021, 17:55

Эшкә бармадым...

— Вакцина ясатканнан соң ике көн эшкә бармадым. Миңа нишләргә? Нинди җәза бирелергә мөмкин?

Эшкә бармадым...
Эшкә бармадым...
— Бу очракта эш бирүче сезнең эш урынында булмавыгызның җитди сәбәбен тикшерергә тиеш. Әгәр сәбәп нигезле булса, сез аңлатма, шулай ук вакциналау үткәрелгән урыннан белешмә һәм (яисә) вакциналау узу турында сертификат тапшыра аласыз.
 
Әгәр дә сез 4 сәгатьтән артык эштә булмасагыз, бу инде прогул — көн дәвамында эш урынында җитди сәбәпләрсез булмауда чагылган хезмәт законын тупас бозу. Русия Хезмәт кодексының 81нче мәддәсе нигезендә, эш бирүче бу очракта сезне тискәре мотивлар буенча эштән җибәрергә хокуклы. Шулай ук ул сезне дисциплинар җаваплылыкка (кисәтү, шелтә) тарттыра ала.
 
Җәза төре эш бирүче карарына бәйле булачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: