+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 сентябрь 2021, 09:50

Бервакытта да начар кәефтә өйгә кайтмагыз

Һәр йортның үзенә хас кабатланмас энергетикасы була, ә өйдәге уңай яки кире мохитне кеше үзе тудыра.

Бервакытта да начар кәефтә өйгә кайтмагыз
Бервакытта да начар кәефтә өйгә кайтмагыз

«Яхшы» яки «начар» урынны билгеләве авыр түгел. Уңай энергия булган бүлмәдә түгелгән су ялт кибә, өзелгән чәчәк озак сулмый утыра, шәм ялкыны һәрвакыт тигез һәм югары яна.

Начар энергия тупланган урында җиргә ыргытылган тиен акча ишетелер-ишетелмәс кенә чылтырый яки бөтенләй чылтырамый. Бу урында сөт тиз ачып чыга, ә акмай күз алдында эреп бетә.

Йортка начар энергия алып кайту киңәш ителми. Шул рәвешле бервакытта да начар кәефтә кайтмагыз, тискәре уйларыгызны урамда калдырыгыз, чөнки йорттагы бөтен нәрсә дә аларны тиз генә үзенә сеңдереп алучан.

Көзгене атнасына бер тапкыр булса да салкын су белән юып торырга кирәк. Көзгедән башка, мендәрләр дә үзләренә «яманлыкны» җыючы булып тора. Шуңа күрә мендәргә капланып еламагыз. Күз яшьләрегезне кулъяулыкка сөртегез, аны шунда ук юып, үтекләп кую хәерле булыр.

Өске һәм аяк киемнәрендә дә урамнан өйгә кире мәгълүмат ияреп кайта, шуңа да аяк киемен юып куегыз, ә өске киемегезне агач шкаф эченә элегез. Агач начар энергетиканы тотып кына калмый, шулай ук әйбергә уңаен сеңдерә, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: