+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 сентябрь 2021, 10:35

Духовканы ничек чистартырга?

Аны җиңел генә чистатрту ысулын тәкъдим итәбез.

Духовканы ничек чистартырга?
Духовканы ничек чистартырга?

Кыргычтан чыккан кер сабынын, аш серкәсен һәм соданы бергә кушып болгатыгыз. Сабын тулысынча сыеклыкта эрергә тиеш. Шушы катнашманы духовка эченә сөртегез. Ике сәгатьтән аны юып алырга мөмкин.
Бу эремә белән шулай ук табаларны һәм шашлык рәшәткәләрен чистартырга мөмкин.

Икенче ысул: лимон кислотасы, 20 грамм «Пемолюкс» порошогы һәм шул ук күләмдә савыт-саба юу сыекчасын кушып, яхшылап болгатырга. Бу катнашманы 20 минутка калдырырга, аннары яхшылап юарга кирәк.
Мондый җиңел генә ысуллар сезгә духовкагызны чиста тотарга ярдәм итәр.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: