+3 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 сентябрь 2021, 12:05

Кышкылыкка бик тәмле салат

Моның өчен бакчагызда үскән яшелчәләр генә кирәк.

Кышкылыкка бик тәмле салат
Кышкылыкка бик тәмле салат

Әлеге салатны әзерләү өчен берәр килограмм кәбестә, кишер, татлы борыч, помидор, суган алына.



Тәмләткечләрдән: 2шәр аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, 300 грамм үсемлек мае, 5-7 түгәрәк кара борыч, 3-4 лавр яфрагы, 100 грамм аш серкәсе кирәк булачак.



Кишерне эре кыргычтан чыгарып, вак итеп туралган помидор, кәбестә, суган, борыч кушып бутаганнан соң, ике аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, үсемлек мае, кара борыч, лавр яфрагы салып ярты сәгать кайнатасың. Сүндерергә 10 минут кала аш серкәсе салырга кирәк.



Алдан чәй содасы белән яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, җылы урынга каплап куясы гына кала.



Фото: twilight-saga.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: