+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 сентябрь 2021, 12:08

Сарымсакны он эчендә саклагыз!

Кышка кадәр сарымсак яхшы сакласын өчен җиңел генә ысул бар.

Сарымсакны он эчендә саклагыз!
Сарымсакны он эчендә саклагыз!

Суган белән сарымсакны кышка кадәр ничек сакларга?

Суган 18 градус җылылыкта теләсә нинди урында яхшы саклана. Агач тартмаларда яисә үрелгән кәрзиндә саклау дөрес булыр. Сарымсак әйбәт саклансын өчен температура 2-4 градустан югары булмавы шарт. Подвалда саклаган очракта, дымлылык 60–70 проценттан артырга тиеш түгел. Дым күп булса, сарымсак аны үзенә сеңдерә һәм чери.

Сарымсакны саклауның тагын бер җиңел ысулы бар. Аны пыяла банкага бер рәт тезегез дә, бер рәт 2-3 см калынлыкта он салыгыз. Шулай чиратлаштырасыз. Он урынына тоз да кулланалар.

Фото: ogorod-bez-hlopot.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: