-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 сентябрь 2021, 09:35

Баллы чәйнең зыянлы булуын белә идегезме?

Диетолог татлы чәйләр белән артык мавыкмаска киңәш итә.

Баллы чәйнең зыянлы булуын белә идегезме?
Баллы чәйнең зыянлы булуын белә идегезме?
Баллы чәй эчәргә ярату русиялеләрне куркыныч авыруларга кадәр җиткерә ала. Бу хакта табиб-диетолог Елена Соломатина сөйләде. Ул бу эчемлекнең шикәр чире алды яисә шикәр чире диагнозланган кешеләр өчен аеруча зыянлы булуын ассызыклады.


Табиб билгеләвенчә, шикәрле чәйне чамалы гына куллану сәламәтлеккә зыян китермәячәк, ә кайбер очракларда баллы эчемлек кешегә хәтта энергия бирә ала.


“Шикәрле чәй кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра, кеше үзендә көч артуын сизә. Җитди чыгыш ясау, яки имтихан алдыннан мондый чәй эчәргә була. Бу көч-куәт бирәчәк", — ди Соломатина.


Шулай ук даими рәвештә баллы чәй эчәргә ярамый. Вакыт узу белән бу гадәт җитди авыруларга: шикәр чиренә, симерүгә һәм кариеска китерергә мөмкин. Шул ук вакытта чәйнең үзендә тешләрне бозылудан саклый торган матдәләр бар, әмма шикәр куллану бу эффектны тулысынча юкка чыгара.


Соломатина үз организмында глюкоза дәрәҗәсе тирбәлүгә юл куймаган кешеләр, кагыйдә буларак, озаграк яши, дип билгеләп үтте.


Элегрәк табиб-диетолог Евгений Арзамасцев кибетләрдә сатыла торган пакетлы сутларның куркынычы турында кисәткән иде. Ул билгеләвенчә, аларда табигый сут микъдары азрак булган саен, җитештерүчеләр аларга шикәр өсти. Бу уңайдан белгеч натураль булмаган сутларны рационнан төшереп калдырырга өндәде.

 
Фото: poembook.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: