+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 сентябрь 2021, 11:40

Кабак кушып пешерегез!

Бу яшелчәнең бик күп авырулардан дәвасы бар.

Кабак кушып пешерегез!
Кабак кушып пешерегез!
Кабаклар озак саклансын, дисәгез, аларны башта — тышкы кабыгыннан, аннан эчендәге төшләреннән чистартыгыз да, йомшагын шакмаклап турап, туңдырыгычка куегыз. Аны кирәк вакытта алып, кабак ашы, бәлеш, пудинг, кекс кебек бик тәмле ризыклар әзерләргә була.


Дәвалану максатында кабакның төшләрен һәм йомшагын кулланалар. Аның төшләре организмда паразит суалчаннарны бетерергә ярдәм итә. Кабакның йомшагы шикәргә, каротинга, С, В1, В2 витаминнарына һәм организм өчен файдалы башка матдәләргә бай. Ул эчәкләр эшчәнлеген яхшырта һәм яхшы бәвел кудыру чарасы булып тора.


Күпчелек очракта кабак йомшагын дөгегә, манный һәм тары ярмасына кушып, ботка пешерәләр. Аңа сөт һәм аз гына шикәр комы да кушып җибәрергә мөмкин. Бөер авыруы булганда чи кабак сутын эчәргә киңәш ителә (тәүлегенә ярты стакан чамасы). Шулай ук, кабак сутын тән пешкәндә, экзема яисә тимгелләр чыкканда сөртәләр.


Фото: modamix.net


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: