+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 сентябрь 2021, 14:40

Нервыгыз какшап киттеме?

Белгечләр тынычлану ысулларын тәкъдим итә.

Нервыгыз какшап киттеме?
Нервыгыз какшап киттеме?
Күңелсез хис-тойгылар аңыгызны томалап, тормышыгызны ямьсезләмәсен өчен психологлар нервыларны өйдәге әйберләрне кулланып та тынычландырып алырга киңәш итә.


Менә алар:

— чынаяк (барлык ачуыгызны туплап, шуның эченә кычкырырга була);

— кирәкмәгән кәгазь битләре (аларны ертырга, йомарлап ыргытырга мөмкин);

— каләм (аның ярдәмендә күңелсез вакыйганы кәгазьгә төшерергә, аннары сызгалап яисә йомарлап ташларга);

— мендәр яисә бокс белән шөгыльләнү грушасы (аларны “тукмаганда” барлык начар уйлардан, көнчеллектән, кәеф төшүдән котылырга мөмкин).
 


Фото: fotonamolotok.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: