— Сез артык түләнгән хезмәт хакын кире кайтармаска хокуклысыз. Тик эш бирүченең моның белән килешүе икеле. Программада өзеклек булуы ихтимал. Әгәр ирегез акчаны кире кайтармаса, эш бирүче программада өзеклек килеп чыгуны дәлилли ала икән, судка дәгъва бирергә мөмкин, чөнки Русия Гражданнар кодексының 1102 мәддәсе нигезендә, башка зат исәбенә нигезсез баеган кеше соңгысына шушы байлыкны кире кайтарырга тиеш.
Бу кагыйдәдән чыгарма бар:
Хезмәт хакы һәм аңа тиңләштерелгән түләүләр, пенсияләр, пособиеләр, стипендияләр, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау, алимент һәм гражданга яшәү өчен акча буларак бирелгән башка акчалар, аның ягыннан намуссызлык һәм исәп хатасы булмаганда, нигезсез баю сыйфатында кире кайтарылмый.