Өегезне кышкылыкка әзерли башладыгызмы әле? Җылыту эшләре белән беррәттән, аны чиста итеп калдырасы да килә.
Тәрәзә юу өчен химик чаралар күп сатыла. Сатып алганчы, аны үзегез дә әзерли аласыз.
2 стакан суга 3 аш кашыгы аш серкәсе, 0,2 чәй калагы савыт-саба юа торган сыекча кушарга. Яхшылап болгатырга һәм пульверизаторлы савытка бушатырга кирәк. Тәрәзәгә сиптереп, корытып сөртәсе генә кала. Менә шундый гади генә ысул фәлән күләмдәге акчагызны яныгызда калдырырга да ярдәм итәр.
Фото: социаль челтәрдән.