+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 октябрь 2021, 12:20

Бу яшелчә яман шеш барлыкка килүдән саклый!

Табиблар аны көн дә ашарга киңәш итә.

Бу яшелчә яман шеш барлыкка килүдән саклый!
Бу яшелчә яман шеш барлыкка килүдән саклый!
Бакчада үскән гади генә кабакның бик файдалы яшелчә булуын күпләр белә. Табиблар да бу яшелчәнең организм өчен бик кирәкле ризык булуын искәртә.


Табиб-диетолог Михаил Гинзбург, кабактагы матдәләр яман шеш барлыкка килүдән саклый, дип белдерә. “Кабак составында кан тамырларының шешкә кушылып үсүенә каршы торучы матдә бар”, — ди медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Гинзбург.


Табиб организмда яман шеш барлыкка килү процессын сурәтли. Аның сүзләренә караганда, моның өчен күзәнәкләрнең геномы үзгәрергә тиеш, нәтиҗәдә, алар үрчүгә стимул алачак, ә алар перифериясендә ялкынсыну башлана. "Организм анда кан тамырларын җибәрергә тиеш", — дип аңлата белгеч.


Ул кабакның әлеге процесска комачаулаучы матдәләргә бай булуын гына түгел, бу яшелчәдә күп санда антиоксидантлар, А витамины, бета-каротин һәм кремний барлыгын да билгели.


Коллегасының фикере белән табиб Сергей Агапкин да килешә. Ул антиоксидантлар күзәнәкләрне зыян килүдән саклый, бу организмдагы мутацияләр процессларын акрынайта, димәк, ракка каршы нәтиҗә бар, дип ачыклык кертә.


Элегрәк табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников ак шикәр, тоз, дөге, макарон һәм икмәктән баш тартырга киңәш иткән иде, чөнки аларны куллану онкологик авырулар үсешенә китерә.

 
Фото: olalastudio.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: