+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 октябрь 2021, 15:25

“Татар бәлеше”

Ул Авдон авылыннан “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының “Дәү әниләр” төркеме җитәкчесе Луиза Ногман кызы Галимова рецепты буенча пешерелгән. Бу бәлеш һәр табынның бизәге булачак, шул ук вакытта кунакларыгыз аның тәменнән телләрен йотачак.

“Татар бәлеше”
“Татар бәлеше”
Камыр өчен 1 стакан кайнаган һәм суытылган су, 70-100 грамм акмай, 1-2 аш кашыгы майонез, тоз, көпшәкләндергеч һәм он кирәк булачак.
Камырны катырак басарга кирәк, аннары өлгерсен өчен 40 минутка суыткычка озатабыз. Шулай эшләгәндә, ул тишелми.
Ә бу вакытта бәлешнең эчлеген әзерлибез. 1 өлеш иткә 2 өлеш бәрәңге алына. Ит бераз майлырак булса, бик яхшы. Аны бармак башы кадәрле зурлыкта кисеп куябыз һәм бәрәңгене дә вак шакмакларга турыйбыз. Ит белән бәрәңгене бергә кушып, тәмләткечләр: тоз, борыч, укроп орлыклары өстибез.
Аннары камырны суыткычтан алып, 1 сантиметр калынлыкта җәябез. Аны салыр алдыннан табаның читләрен тастымал белән уратырга кирәк. Бу очракта камыр тишелми. Эчлек табаның читләреннән күтәребрәк тутырыла. Калган камырдан диаметры 1 сантиметр тирәсе бәлешнең “кендеген” йомарлыйбыз һәм капкач җәябез, ул бераз юкарак булса да ярый. Капкачын япкач, бәлеш уртасында тишек ясыйбыз һәм аннан һаваны суырып алырга кирәк. Моны эшләгәннән соң тиз генә теге “кендек” белән томалап куябыз. Луиза Ногман кызы әйтүенчә, бәлеш пешкәндә күтәрелеп, камырны тишмәсен өчен эшләнә ул.
Бәлешнең читләрен ябыштырып, бизәкләп чыккач, кызу духовкага озатабыз. Йөзе килү белән утны бераз киметергә кирәк. Ике сәгать тирәсе пешәчәк. Бу вакытта ара-тирә “кендеген” ачып, әзерлеген тикшерергә мөмкин. Әзер булыр алдыннан бәлешкә аз гына шулпа һәм акмай өстибез.
Духовкадан алгач, камыры йомшарсын өчен өстен каплап торырга киңәш итә Луиза апа.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА язып алды.

 

“Татар бәлеше”
“Татар бәлеше”
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: