-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 октябрь 2021, 14:45

Соданың файдасы турында беләсезме?

Гади генә чәй содасының файдасы турында белмәгән кеше юктыр, ул, тоз белән беррәттән, төрле чирләрне дәвалауда гаять зур көчкә ия, шуның аркасында аны халык медицинасында борынгы заманнардан ук киң кулланалар.

Соданың файдасы турында беләсезме?
Соданың файдасы турында беләсезме?

Гасырлар дәвмында киң кулланылуга карамастан, бу продуктның популяр булып китүендә профессор һәм медицина фәннәре докторы Неумывакин Иван Павловичның өлеше зур. Нәкъ менә ул шактый арзанлы продуктның күпсанлы дәвалау үзлекләрен ачкан.
* Коры ютәл борчыганда бер стакан җылы сөткә бер чәй кашыгы аш содасы салып болгаталар һәм әкренләп эчәләр.
* Конъюнктивит булганда мамык дискны содалы эремәдә чылатып күзне сөртеп алалар.
* Ярты чәй кашыгы соданы суга болгатып эчү аритмия өянәген баса.
* Тирләгәндә содалы эремә белән юыну тир бизләренең эшчәнлеген киметә.
* Урт ялкынсынганда да содалы эремә белән чайкатырга киңәш ителә.
* Ашказаны эшчәнлеге бозылганда бер стакан сөткә ике чеметем сода салып эчәргә була.
* Аш содасы аяктагы гөмбәчекләрне үтерергә сәләтле. Аның өчен 1 аш кашыгы содага аз гына суга салып болгаталар һәм шуны гөмбәчек зарар китергән урыннарга сөртәлә
* Кайнар су тутырган ваннага 100 грамм сода салсагыз, суыгыз йомшарып китәр.
* Суыткычтан ямьсез исне бетерергә дә сода булыша. Тәлинкәгә сода салып, суыткыч киштәсенә куегыз.
* Суга аз гына сода салсагыз, кәбестә һәм фасоль тизрәк пешә.
Әлбәттә, файдалы дәвалау үзлекләреннән тыш, дөрес кулланмаганда соданың кайбер кешеләргә тискәре йогынтысы булуы да ихтимал.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: