-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 октябрь 2021, 12:00

Кибеттән алган сөтне кайнатып эчегез!

Сөт ризыкларын дөрес саклыйсызмы?

Кибеттән алган сөтне кайнатып эчегез!
Кибеттән алган сөтне кайнатып эчегез!
Кибеттән сөт сатып алганда шуны истә тотыгыз: пастеризацияләнгән сөтне кайнатмыйча да эчәргә була, ә калганнарын кайнатып кына эчәргә мөмкин.

Базардан сатып алган эремчекне, шулай ук, суыткычта озаграк ятканын пешермичә кулланырга киңәш ителми. Алардан төрле камыр ризыклары, пудинг, запеканка кебек ашамлыклар әзерләргә була.

Сыр һәм брынза озак саклансын өчен аларны шикәр шакмагы салынган караңгы савытта тотыгыз.

Сөт, каймак, кефирны суыткычның өске шүрлегендә, парга әйләндергечкә якынрак урында тотарга кирәк.
Сөт фаянс, пыяла яисә эмаль савытта караңгы урында яхшы саклана.

Сөтле ашларны төрлечә пешерергә мөмкин, тик барлык очракта да яшелчәләрне, ярмаларны, макаронны башта суда пешерәләр, аннан соң гына кайнап торган сөткә салалар.

Сөтле аш әзерләгәндә сөтнең үзен генә кайнатып та, аңа су кушып та пешерергә мөмкин. Кайнатканда өстендә элпә хасыйл булмасын өчен әледән-әле болгатып торырга кирәк.

 
 
Фото: dom-sekrety.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: