+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 октябрь 2021, 17:15

Төннәр буе йоклый алмый ятам...

Колумбия университеты галимнәре йокысызлыкны тудыручы ризыкларны ачыклаган.

Төннәр буе йоклый алмый ятам...
Төннәр буе йоклый алмый ятам...

 Бу хакта MedicalXpress хәбәр итә.

Тикшеренүләрнең авторлары үз туклану рационы белән бүлешкән 50 меңнән артык кеше мәгълүматын анализлаган. Галимнәр нәтиҗәләре буенча, шикәр, ак икмәк һәм дөге кебек ризыклар кандагы шикәр дәрәҗәсен күтәрә, бу — йокысызлыкның бер сәбәбе.

"Кандагы шикәр дәрәҗәсе тиз күтәрелүгә сезнең организм инсулин чыгарып реакция белдерә, һәм бу йокыны бозучы адреналин һәм кортизол кебек гормоннар чыгаруга китерергә мөмкин”, — дип аңлата белгечләр. Галимнәр рационга яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә киңәш итә, чөнки алар йокыга яхшы йогынты ясый.

Шулай ук Австралия диетологы Рик Хэй да яхшы йокы өчен кирәкле продуктларны атаган иде. Беренче урынга эксперт яшел һәм ак чәйне чыгарган. Алардагы L-теанин нерв системасын тынычландырырга ярдәм итә. Икенче урында — ромашка чәе, ул тынгысызланудан коткарачак. Өченче урында — дарчин. Эш шунда ки, һәр берничә сәгать саен кешеләр кандагы шикәр дәрәҗәсенең үзгәрүе аркасында уяна. Дарчин бу күрсәткечне тотрыкландырырга, ә шикәр чире белән авыручыларда аны хәтта киметергә ярдәм итәчәк.

 

Фото: son-sonnik.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: