+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 ноябрь 2021, 21:10

Шикәрдән дә зыянлырак...

Кардиолог һәм диетолог Наталья Карамнова бу ризыктан аеруча сак булырга киңәш итә.

Шикәрдән дә зыянлырак...
Шикәрдән дә зыянлырак...
“Комсомольская правда” басмасы хәбәр итүенчә, кардиолог һәм диетолог Наталья Карамнова кеше организмы өчен шикәрдән дә зыянлырак ризык барлыгы турында белдерә. Һәм бу организм өчен куркыныч ризыкның һәр русияленең рационында булуын да ассызыклый.


Эксперт сүзләренә караганда, артык тозлы ризыклар кеше өчен хәвефле һәм зарарлы булып тора. Ул, мондый ризык шикәргә караганда да күбрәк зыян китерә, ди.


Эш шунда ки, тозны артык куллану кан басымы күтәрелүгә сәбәпче була. Бу, үз чиратында, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының үсешен арттыра. Аерым алганда, инфаркт куркынычы арта.
 

Белгеч яшерен тозның булуын, аны десертка да, камыр ризыгына да кушуларын онытмаска киңәш итте. Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү хәвефен киметү өчен табиб рационга җиләк-җимеш, бөртекле продуктлар, чикләвек өстәргә киңәш итә.
 


Фото: kultura-prozvetania.blogspot.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: