+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 ноябрь 2021, 18:05

Бавырсак – бердәмлек символы

Бүгенге бәйрәм табынына да ул, һичшиксез, туры килә.

Бавырсак – бердәмлек символы
Бавырсак – бердәмлек символы
Чәк-чәк, бавырсак - татар милли ризыкларының иң популяры, алар төрле табынның бизәге булып тора. Шул ук вакытта, нинди генә бәйрәм булмасын, берләшеп, тату яшәү символы да әле ул.

Риваятьләрдә язылганча, бер хан бердәнбер улын өйләндерергә карар итә һәм туй өстәлендә җиңел әзерләнә, озак бозылмый торган һәм үз тәмен саклаучы сый уйлап табарга әмер бирә. Төп шарт - бу ризык һәр бәйрәмне бизәп торырга тиеш.

Аш-су осталары һәм гади халык бик озак уйлый бу хакта. Хан күпсанлы ризыкларны татып карый, әмма алар арасыннан көтүче хатыны пешергән ризыкны сайлап ала. Хан аны яшьләргә бүләк итеп, шундый бавырсаклар кебек бер-берсенә ябышып, бердәм булып яшәүләрен, тормышларының һәрчак югарыга үрелеп баруын тели. Димәк, бүгенге табынга да ул, һичшиксез, туры килә.

Әлбәттә, бавырсак пешерүнең нинди генә ысуллары юк хәзер, мин үзебезнең авылдагы осталар өйрәткән рецептны тәкьдим итәм.

Бавырсак пешерүнең беренче сере: камыр ясар өчен йомыркаларны туңдыру мәҗбүри. Әйтик, үзегезнең гаилә өчен камырны 3-4 йомыркага басу җитә.

Шулай итеп, туңган йомыркаларның кабыгын әрчеп, бүлмә температурасында эретергә кирәк. Аннары бер чеметем чәй содасы салып, агарганчы һәм күбекләнгәнче тугыларга. Шушы массага берәр аш кашыгы яхшы итеп иләнгән он сала барып, йомшак камыр басарга.

Камыр әзер булгач, 5-6 кисәккә бүлеп, һәрберсен тактада әвәли-әвәли, озынча таяк рәвешендә сузарга. Шушы озынча камырларның һәркайсын пычак яисә кул белән 2-3 сантиметр зурлыкта кисеп чыгарга.

Бавырсак пешерүнең икенче сере: камыр пешәсе май бүлмә температурасында булырга тиеш. Кайнар майга салсаң, алар ярыла. Зур эмаль табакка 500-700 грамм көнбагыш мае салып, бавырсакларны шунда озатабыз һәм талгын гына утка куябыз. Май җылынганчы бавырсаклар төпкә ябышмасын өчен савытны әкрен генә селкеткәлисең. Кабарып чыккач, агач кашык белән 20 минут тирәсе җайлап кына болгата-болгата пешерәсең. Кызгылт-сары төскә кергәч, иләк аша сөзәбез.

Ә сироп болай әзерләнә: шикәр комы һәм суны талгын утта кайнатып чыгаргач, тиз генә бавырсакларны шунда манып, өеп куябыз. Шундый ук сиропка бал өстәргә дә мөмкин.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: