+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 ноябрь 2021, 19:50

Телефонны кире тапшырырга иде...

— Шундый соравым бар: кибеттән кичектереп түләү юлы белән телефон алган идем, ләкин ул миңа туры килми. Мин аны “рассрочка”ны түләмичә генә кире кайтара аламмы?

Телефонны кире тапшырырга иде...
Телефонны кире тапшырырга иде...
— “Рассрочка”га сатып алынган товарны кире кайтаруга да тулы бәягә сатып алынган товардагы кебек кагыйдәләр эшләп килә.
Әмма кесә телефоны (смартфон) сатып алынган көннән 14 көн эчендә алмаштырыла яисә кире кайтарыла алмый, чөнки ул гарантияле сроклар билгеләнгән көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарлар төркеменә керә. Шуңа күрә кесә телефоны (смартфон) сатып алганда шуны истә тотарга кирәк: аны кибеткә җитешсезлекләре булган очракта гына кайтарырга мөмкин, яки аны сатып алган вакытта (ягъни килешү төзегән вакытта) сезгә товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирелмәгән булса.
“Ул миңа туры килми” дигән сәбәп сезнең очракта телефоныгызны кире кайтару өчен нигез була алмый.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: