-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 ноябрь 2021, 17:20

Кышкылыкка кәбестә тозлыйбыз

Гади генә ысул белән тозлауга карамастан, бик тәмле була.

Кышкылыкка кәбестә тозлыйбыз
Кышкылыкка кәбестә тозлыйбыз
Иң тәүдә кәбестәне вак итеп турап, зур табакка салырга. Шуңа эре угычтан уылган кишер, вак кына итеп туралган сарымсак өстәп, тоз сибәргә. Тозны исә кәбестә салатына караганда күбрәк салырга кирәк. Аннары суты бүленеп чыкканчы уарга. Алдан әзерләнгән банкаларга тыгызлап тутырырга һәм тирән эчле савытка утыртырга кирәк. Чөнки кәбестә әчи башлаганда күп итеп сок бүлеп чыгара.
Бу вакытта һава температурасы 15-22 градус җылы булганда әйбәт. Салкында ул тозланмый, ә артык җылы урында бактерияләр күбәеп, бозыла башларга мөмкин.
Икенче көнне кәбестәне агач таяк белән төбенә кадәр “тишеп”, газын чыгарырга кирәк. Кәбестә өстенә җыелган күбекне алып ташларга.
Әчүе туктагач (гадәтттә, өч көннән), кәбестәне тагын бер тыгызларга, икенче бер тулып җитмәгән банкадан алып өстәргә.
Шунысы бик мөһим: кәбестә белән капкач арасында һава калырга тиеш түгел, тыгызлап тутырылган ризыкта С витамины әйбәт саклана. Ә савытка кереп калган һава аны тарката. Өч көндә кәбестәдә җитәрлек сөт кислотасы туплана, аны 10-15 көннән соң ашарга да була.
Кәбестәне октябрь, ноябрь айларында тозлау хәерле. Чөнки көзнең соңгы айларында кәбестә табигый шикәр туплый. Шикәр сөт кислотасы ясау өчен кирәк. Ә бу кислота кәбестә тозлансын өчен бик мөһим.
Мондый гади генә ысул белән тозланган кәбестә файдалы да, тәмле дә, озак саклана да.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: