+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
6 ноябрь 2021, 12:12

Шулай ябыгып буламы икән?

Буладыр инде, менә Ольга Картункова ябыккан иде бит... Ә ничек итеп?

Шулай ябыгып буламы икән?
Шулай ябыгып буламы икән?

Ябыгу өчен төрле диеталар бар, ләкин аларның берсе дә зыянсыз түгел. Организмга зарар китермичә ябыгу киңәшләре дә бар. Аларны үтәп карагыз.

Корсактагы майны киметү өчен “корсак вакуумы” күнегүен эшләргә була. Әлеге күнегүне йөкле хатын-кызларга һәм күрем вакытында ясарга ярамый. Туры итеп басарга, сулыш алып, 5-10 секунд корсакны эчкә тартып торырга, бу вакытта сулыш алуны туктатырга. Эчне һәм сулышны чыгарырга. 4-5 тапкыр кабатларга.

Иртән торуга 2 стакан су эчегез, аңа лимон суты кушарга була. 10 минуттан 2 аш кашыгы зәйтүн яисә җитен мае кабарга кирәк. Май организмда гормональ тайпылышлар булмасын өчен кирәк. 10-15 минуттан иртәнге ашны ашарга була. Ашаганнан соң су, чәйне 40 минуттан гына эчәргә ярый. Көн дәвамында аз-азлап, әмма еш ашагыз. Иң яхшысы — һәр өч сәгать саен көнгә биш тапкыр бер үк вакытта туклану.

Кичке алтыдан соң ашарга ярамый, диюләрен еш ишетергә туры килә. Кичке аш йокларга ятарга 3-4 сәгать кала булырга тиеш.

Кичке дүрттән соң аксымлы ризыклар гына ашагыз. Көннең икенче яртысында кергән углеводлар майга әверелә. Ризыкны яхшылап чәйнәгез, табын артыннан җиңелчә ач килеш китәргә кирәк. Тамак тую турында баш миенә сигнал 20 минуттан гына барып җитә. Ябыгырга теләүчеләрнең төп дошманнары — кофе, алкоголь, газлы эчемлекләр, фастфуд, чипсы, майонез, колбаса.

Чикләвек, майны чикләргә, әмма рационнан бөтенләй төшереп калдырырга ярамый. Контраст душның файдасы бар. Ул кан әйләнешен, шуңа бәйле рәвештә матдәләр алмашын яхшырта.

Сәламәт, матур булыйк, кызлар!

Фото: 300experts.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: