+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 ноябрь 2021, 13:00

Ләвәшкә төрелгән тәмле кабымлык

Бу ризыкны тиз генә әзерләп була.

Ләвәшкә төрелгән тәмле кабымлык
Ләвәшкә төрелгән тәмле кабымлык

200 грамм тавык итен озынча итеп турарга, кыярны да озынча һәм юка итеп турарга яки кыргыч аша чыгарырга. Кибеттән сатып алынган ләвәшкә 140 грамм эремчекле йомшак сырга 1-2 аш кашыгы майонез һәм вак итеп туралган 1 теш сарымсак кушылган катнашманы тигез итеп сылап чыгарга. Икенче ләвәш белән өстен капларга. Тавык итен, кореяча кишерне, яшел суганны, кыярны чиратлап ләвәш өстенә тезергә һәм төрергә.
Бу бик тә тәмле һәм тиз әзерләнә торган ризыкны гаиләгез әгъзалары һичшиксез яратып ашаячак.


Фото: cookpad.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в