-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 ноябрь 2021, 09:20

Кәбестә тозладыгызмы?

Тозлау өчен соң өлгерә торган кышкы сортларны алырга кирәк. Кәбестә башлары тыгыз булсын. Карбыз кебек суккалап карагыз, аннан яңгыравык тавыш ишетелергә тиеш.

Кәбестә тозладыгызмы?
Кәбестә тозладыгызмы?

Тозлар өчен эре аш тозы алына. Йодлаштырылган яисә вак тоз ярамый.

Элек кәбестә тозлаганда кишерне бөтенләй кушмаганнар. Чөнки ул баллы, кәбестәне йомшарта. Шуңа кишерне азрак, 2 килограмм кәбестәгә иң күбе бер-икене генә кушалар. Ул төс кертү өчен кирәк.

Кәбестәне агач мичкәгә тозлау - иң яхшысы. Андый савытыгыз юк икән, эмаль кәстрүл яисә чиләк, банка кулланырга була. Кәбестәне беркайчан да пластик савытка тозламагыз.

Кәбестә 2-4 көн бүлмә температурасында авыр әйбер белән бастырган килеш әчергә тиеш. Аннары салкын урынга (суыткыч, баз) алып куялар, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: