+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 ноябрь 2021, 11:50

Йөрәккә кирәк балан...

Йөрәк авыруларыннан интегүче кешеләргә балан файдалы.

Йөрәккә кирәк балан...
Йөрәккә кирәк балан...
Авырудан арыну өчен 1әр айлык 3-4 дәвалау курсы таләп ителә. Баланның яңа гына җыелганын да, туңдырылганын да ашау файдалы.

Шифалы төнәтмәне менә болай әзерләргә була: бер аш кашыгы баланны суты чыгарлык итеп изегез. Шушы катнашмага бер кашык бал кушып болгатыгыз да бер стакан кайнар су салыгыз һәм бер сәгать төнәтегез. Шул төнәтмәне көнгә ике тапкыр ярты стакан эчегез. Дәвалану вакыты - 1 ай.

Әгәр әлеге ысул күңелегезгә хуш килмәсә, теләсә кайсы башка ысулдан файдалана аласыз. Ничек кенә куллануга карамастан, баланның йөрәккә файдасы бик зур.

Фото: landshaftdizajn.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: