+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 ноябрь 2021, 08:25

Язылышмый гына яшәгән идек...

— Язылышмыйча гына яшәгән ирем белән бергә туп­лаган милекне ничек бүләргә? Мин аның белән 22 ел яшәдем һәм безнең уртак кызыбыз бар. Бөтен милек (торак, автомобиль) аңа теркәлгән һәм ул бүлергә ризалашмый. Бу очракта ни эшләп була?

— Бергә яшәгән ирегез белән килешеп булмаса, болай эшләргә кирәк. Башта сезнең чыннан да бергә яшәвегезне исбатлау зарур. Моның өчен судка һәр кешенең әйбер һәм күчемсез милек сатып алуга керткән өлешен раслый торган документларны тапшырырга кирәк. Аларның ролен милеккә сату-алу шартнамәсе; түләү турында чеклар; квитанцияләр; милеккә хокук турында таныклык һ. б. башкара ала.

Әйберләр яки күчемсез милек сатып алуда катнашканыгызны исбатлау өчен, үз күрсәтмәләре белән сезнең сүзләрегезне раслый алган шаһитларны судка китерегез. Дәлилләр сыйфатында нинди дә булса документлар: бергә яшәгән чорда керемнәр турында белешмә; товар чеклары; квитанцияләр һәм башкалар булса, яхшырак. Гражданлык никахында тупланган уртак милекне бүлү өчен судка мөрәҗәгать иткәндә, дәгъва гаризасыннан тыш, түбәндәге фактларны расларга кирәк: бергә яшәүчеләрнең билгеле бер вакыт дәвамында бергә яшәвен; хуҗалыкны бергәләп алып баруны.

Язылышмый гына яшәгән идек...
Язылышмый гына яшәгән идек...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: