Күзнең еш йомылуы - тамырларның начар эшләвен, калкансыман бизнең артык эшләвен күрсәтә.
Күз тирәсе саргылт булу - бавыр һәм үт куыгы авыруын күрсәтә.
Күз тирәсендә тире эчкә баткан, коңгырт-кара төстә булса, нерв авырулары, йокысызлык йөдәтүе, кан
әйләнешенең бозылуын күрсәтә.
Күз тирәсе зәңгәрсу булса, эчкә кан китүне, балаларда бабасыр булуны күрсәтә.
Күз тирәсе коңгырт төстә - бавыр авырту, эч кату.
Күз тирәсе сыек кызылсу булса, хатын-кызда - сидек куыгының, ә ирләрдә җенес бизенең ялкынсынуы турында әйтә.
Күз тирәсендәге түгәрәкләр организмның хәлсезләнүе, ябыгуы турында сөйли.
Фото: marieclaire.ru