+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 ноябрь 2021, 15:55

Көзге депрессия? Кабак ашагыз!

Ноябрьдә шундый бер кәефсез вакыт булып ала - көзнең матур алтын чоры үткән, сары яфраклар коелган, салкын, караңгы, Яңа елга да ерак әле. Еш кына кәеф булмый, йокы килә, пассивлык сизелә. Мондый халәттән котылу, көзге депрессиягә бирешмәү өчен кабакның да файдасы бәһалап бетергесез икән.

Көзге депрессия? Кабак ашагыз!
Көзге депрессия? Кабак ашагыз!
Кабак файдалы матдәләргә бик бай. Кабак йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне нытыгырга ярдәм итүче күп кенә матдәләр, аерым алганда, ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар.
Галимнәр төрле авыруларны, шул исәптән психик тайпылышларны һәм депрессияне дәвалаганда кабакның файдасын раслый. Төшенкелеккә һәм еш стрессларга дучар булган кешеләргә кабак һәм аның төшен үз рационына кертергә тәкъдим ителә.
Кабак төшендә бик күп күләмдә серотонин дип аталучы аминокислота бар. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, нәкъ менә серотонинның кытлыгы еш кына борчылуга һәм депрессиягә китерә. Димәк, бу чорда кабак төшен учлап ашасагыз да, зыян булмас.
Кабакны пешереп тә ашарга, чи килеш сутын сыгып эчәргә дә мөмкин. Организм хәлсезләнсә, 300-400 грамм кабак йомшагын эре угычта уыгыз да 300 грамм бал һәм иттарткыч аша чыгарылган 2 лимон кушып болгатыгыз. Көн саен иртән берәр аш кашыгы кабып куегыз. Катнашманы суыткычта саклагыз.
Сәламәт булыйк, дуслар!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: