+19 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 ноябрь 2021, 14:25

Иң файдалы балыкны беләсезме?

Иммунитет өчен аеруча файдалы бу балыкны рационга ешрак кертегез.

Иң файдалы балыкны беләсезме?
Иң файдалы балыкны беләсезме?

Диетолог һәм нутрициолог Надежда Цапкина русиялеләргә иң файдалы балыкны атады. Аның фикерләре белән “РИА Новости” таныштыра.
Белгеч сүзләренә караганда, иң файдалы диңгез ризыклары — скумбрия һәм сельдь.


Цапкина аңлатуынча, Төньяк диңгезләре балыгы файдалы матдәләргә һәм витаминнарга бик бар. Аерым алганда, аның составында җиңел үзләштерелә торган аксым, D витамины, омега-3 һәм антиоксидантлар бар.


"Болар барысы да иммун системасына яхшы тәэсир итә", — дип белдерә диетолог.


Кеше организмына зыян китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләрнең саны балыкның зурлыгына бәйле, ди белгеч.


"Балык кечерәк булган саен, анда токсиннар да азрак җыела", – дип ассызыклый Цапкина.


Элегрәк табиб-диетолог Анна Белоусова кызыл уылдыкның кемгә зыянлы булуы турында сөйләгән иде. Белгеч сүзләренчә, бу ризыкка аллергиясе булган кешеләр өчен кызыл уылдык аеруча куркыныч.

 

Фото: fotozametki.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: