+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 ноябрь 2021, 11:15

Ашкайнатуны нинди ризык яхшырта?

Көненә икене генә ашап куярга кирәк, югыйсә...

Нутрициолог Ирина Степная, көнгә ике йомырка сарысын куллану ашказаны-эчәк тракты һәм сөякләр эшендә яхшы чагылыш табачак, дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, йомырка сарысында аксым күп. Алар дөрес үзләштерелсен өчен йомырканы төрле запеканкаларга: ит, балык яисә яшелчәләргә өстәргә кирәк.

"Ашкайнатуны яхшыртырга һәм авитаминоз турында онытырга теләсәгез, аларны туклану рационына өстәгез", - диде Степная.

Исегезгә төшерәбез: элегрәк табиб-диетолог Михаил Гинзбург сарымсакның файдалы үзлекләре турында сөйләгән иде. Аның сүзләренә караганда, сарымсак ашкайнату өчен бик файдалы. Ул бактериягә дә каршы тора, ашкайнатуны да стимуллаштыра.

фото: maxpark.com

Ашкайнатуны нинди ризык яхшырта?
Ашкайнатуны нинди ризык яхшырта?
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: