-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 декабрь 2021, 15:39

Эремчек суын түкмәгез!

Ябыгырга теләүчеләргә дә файдалы ул.

Эремчек суын түкмәгез!
Эремчек суын түкмәгез!

Эремчек суын диеталарда кулланалар. Моның өчен 1,5-2 литр эремчек суы кирәк.

Аны көн дәвамында дүрт өлешкә бүлеп, шикәрсез чәй һәм су белән чиратлаштырып эчәргә киңәш ителә. Бу диетаны җиде көнгә бер тапкыр бер ай дәвамында кулланырга була. Ул организмны чистарта, ашказаны эшчәнлеген, матдәләр алмашынуын яхшырта.

Эремчек суын бер атна дәвамында кичке аш урынына кулланып та артык авырлыктан арынырга була.

Эремчек суын эчү хатын-кызларда еш очрый торган проблема — целлюлиттан да арынырга ярдәм итә. Моның өчен көненә бер стакан эремчек суы эчәргә кирәк.

Аны эчү чәч һәм тырнакны да ныгытырга ярдәм итә. Моның өчен эремчек суын даими рационга кертергә киңәш ителә.

Фото: mircooking.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: