+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
2 декабрь 2021, 07:57

Су кошларын тазарта беләсезме?

Каз-үрдәк өмәләре дә якынлаша. Гәзит укучыларга суелган кош-кортның түшкәсен матур килеш саклау өчен берничә кагыйдәне дөрес үтәргә кирәклеген исләренә төшерәбез.

Су кошларын тазарта беләсезме?Су кошларын тазарта беләсезме?
Су кошларын тазарта беләсезме?

Суйгач, беренчедән, аны артык кайнар су белән пешекләргә ярамый. Эшкәртүне шуннан башласагыз, кош-корт тиресендә вак йоннар калачак, тиренең дә ертылуы ихтимал.


Иң ышанычлысы — чиләктә суны 70 градустан югары булмаган температурада җылытып, чалынган тавыкны, мәсәлән, бер минут шул суда тотарга кирәк. Аннары аны эссе судан алып, иркен савытка салып, йон-канатлардан чистартырга тотыныгыз. Бу эшне ике-өч минут эчендә башкарырга кирәк.


Каз, күркә һәм үрдәкне дә шундый ук ысул белән тазарталар. Тик су кошлары өчен чиләктәге су күпкә эссерәк булырга тиеш. Әлбәттә, түшкәне кайнар суга салганнан соң, су кош-корт тәненә яхшырак үтеп керсен өчен аның канатларын судагы килеш бераз аерырга кирәк. Болай эшләгәндә, каз яки үрдәкнең йонын йолку уңайлырак булыр һәм түшкәдәге вак йоннарны чүпләп җәфаланмассыз.


Кош-кортның эчке органнарын алганга кадәр аны 5-7 минут салкын суда тотарга киңәш ителә. Мондый процедурадан соң аның “товар йөзе” матурланачак.


Кош-кортның эчен алуның да үз тәртибе бар. Бу эшкә үткер пычак алып, зур саклык белән тотынырга кирәк. Бүксәне тиредән аергач, аны баш ягына таба алга тартып, төенләп бәйлиләр. Аннары кош-кортның арткы юлы тирәсеннән кисем эшләп, шуның аша бүксә белән бергә барлык эч карынын алалар.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас