+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
6 декабрь 2021, 09:05

Яңа елга ябыгасыгыз килсә...

Яңа елга озак калмады. Бәйрәм алдыннан һәркем бераз ябыгып алырга телидер. Шуңа сезнең игътибарга бик яхшы бер диета тәкъдим итәбез. Атна эчендә артык килограммнарыгыз юкка чыгар.

Яңа елга ябыгасыгыз килсә...Яңа елга ябыгасыгыз килсә...
Яңа елга ябыгасыгыз килсә...

Яңа елга озак калмады. Бәйрәм алдыннан һәркем бераз ябыгып алырга телидер. Шуңа сезнең игътибарга бик яхшы бер диета тәкъдим итәбез. Атна эчендә артык килограммнарыгыз юкка чыгар.

1нче көн. “Кефир көне”. Иртән ач килеш бер аш кашыгы үсемлек мае эчеп куегыз. Көн дәвамында акрынлап 2,5 процентлы бер литр кефир эчеп бетерегез. Теләүчеләргә үсемлек чәе рөхсәт ителә.

2нче көн. “Җимешле көн”. Иртән бер кашык май. Көн дәвамында уртача зурлыктагы 5-6 әфлисун ашарга. Үлән чәе эчәргә мөмкин.

3нче көн. “Эремчекле көн”. Иртәнге майны онытмыйбыз. Көн буе 250 граммлы өч кап майсыз эремчек ашыйбыз. Шикәрсез үлән чәе – теләгән кадәр.

4нче көн. Иртән – бер кашык үсемлек мае. Көн дәвамында ашар ризыгыбыз – 0,5 литрлы ташкабак икрасы, үсемлек чәе.

5нче көн. “Шоколад көне”. Иртәнге бер кашык үсемлек маеннан соң көн дәвамында бер плитка шоколад рөхсәт ителә. Үлән чәен дә онытмыйбыз.

6нче көн. “Алмалы көн”. Иртәнге май. Көндез – кабыгы әрчелгән 1-1,5 килограмм алма. Шикәрсез үсемлек чәе.

7нче көн. “Сырлы көн”. Гадәтләнгән иртәнге майдан соң 300 грамм каты сырны көн буе акрынлап ашыйбыз. Үсемлек чәе эчәбез.

Фото: Яндекс.Дзен

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас