Кемнәрдер хайванның эчәкләрен, карталарын ташласа, кайберәүләр алардан тәмле ризыклар әзерли. Ташлауның да сәбәбе шул: чистарту шактый мәшәкатьле бит.
Халык телендә «түбәтәй», «кырык карта» дип йөртелүче хайван эчлекләрен бик ансат кына да чистартып була икән.
Карда таптап, чайкатып алганнан соң «кырык карта» белән «түбәтәй»гә ике-өч уч тирәсе сода белән тоз салып, берәр сәгать тотарга. Шулай иткәннән соң аның кырыла торган өлеше сыдырылып кына төшәчәк, ә үзе ап-ак булып калачак.
Шулай ук кырык картага 9 процентлы уксус салып тоткан очракта да бик тиз чистарачак.
Фото: социаль челтәрдән.