+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 декабрь 2021, 07:50

“Права”ны вакытында тапшырмасаң...

— 2016 елда мине 20 айга водитель таныклыгыннан мәхрүм иттеләр. Мин “права”мны ДАИга тапшырмадым. Быел майда документның вакыты чыкты, аны алыштырырга кирәк. Хәзер аны ЮХХДИга тапшырырга телим, тик 30 мең сум штраф түләнмәгән. “Права”ны тапшырганда нинди нәтиҗәләр булырга мөмкин?

“Права”ны вакытында тапшырмасаң...
“Права”ны вакытында тапшырмасаң...

— Идарә итү хокукыннан 20 айга мәхрүм итүне исәпләү водитель таныклыгын тапшырганнан соң башлана. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында машина йөртү таныклыгы вакытында тапшырылмаган булса, суд карары белән аңардан мәхрүм ителү срогы ул тапшырылганчы туктатылачак.
ЮХХДИнең онлайн-сервисында судның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы карарының гамәлдә булуын тикшерергә мөмкин. Сайтка кергәннән һәм мәгълүматларны керткәннән соң (праваның сериясе, номеры, бирелгән көне) тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат биреләчәк. Әгәр гамәлгә кергән суд акты ЮХХДИ базасына кертелсә, сайтта машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында мәгълүмат пәйда булачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: