

Медицина фәннәре кандидаты, врач-диетолог, Санкт-Петербург дәүләт университетының медицина факультеты доценты Андрей Бобровский коллаген тиренең сыгылмалылыгын саклап калуга ярдәм итүен белдерә. Күп кенә җитештерүчеләр аны үз продуктларына өсти. Имеш, шул рәвешле җыерчыклардан котылып була.
Медик әйтүенчә, кремнар составындагы коллаген җыерчыклардан арынырга ярдәм итми, чөнки чит аксым размерлары аркасында тәнгә үтеп керә алмый. Аның сүзләренчә, организмда бу аксымның санын диета ярдәмендә тулыландырырга мөмкин.
"Коллагенны тулыландыру өчен гади кагыйдә бар - C витамины кулланыгыз. Икенче киңәш - җиләк-җимешләрдән ясалган желатин ашагыз. Холодец та бик яхшы тәэсир итә. Ниһаять, хайван аксымнары турында онытмагыз, бу тире тонусында уңай чагылыш таба", - ди Бобровский.
Аның сүзләренчә, тире сәламәтлеге өчен туклануны үзгәртергә кирәк, рационга "эчке" коллаген эшләп чыгаруга ярдәм итә торган махсус продуктлар һәм витаминнар өстәлергә тиеш. Кремнардагы аксымның "тылсымлы" үзлекләренә өмет багларга кирәкми, дип билгеләде ул.
Фото: otrazhenie-clinic.ru