0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 декабрь 2021, 11:40

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк...

Бүләкне башкалардан яшереп бирегез. Чөнки бүләкне кабул итүче аны кайчан һәм кайда ачарга икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Бүләкне кабул итү белән үк аны читкә алып кую да ярамый, бу бүләк бирүчене үпкәләтергә мөмкин.

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк...
Энә дә бүләк, дөя дә бүләк...
Бүләк сайлаганда бик саран булмагыз, бу кешене үпкәләтергә мөмкин. Ләкин бу - бүләкнең бәясенә яисә күләменә артык игътибар бирегез, дигән сүз түгел. Иң мөһиме – ихласлык.

Әгәр кеше бүләктән баш тартса, ни сәбәпле баш тартуын сорарга һәм алга таба моны күз уңында тотарга кирәк. Әгәр бүләктән баш тарту сәбәпсез икән, моны ачыклап бетерергә һәм билгеле бер килешүгә килү зарур.

Бүләкне ярату һәм хөрмәт йөзеннән бирергә кирәк, ә үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып түгел. Үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып бирелгән бүләк ул – бүләк түгел, ә ришвәт, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: