+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 декабрь 2021, 11:06

Яңа елга кадәр 3 килограммга ябыгасыгыз киләме?

Беренче шарт: көненә биш тапкыр ашарга кирәк.

Яңа елга кадәр 3 килограммга ябыгасыгыз киләме?Яңа елга кадәр 3 килограммга ябыгасыгыз киләме?
Яңа елга кадәр 3 килограммга ябыгасыгыз киләме?

Диетолог, медицина фәннәре кандидаты Юлия Сорокина Яңа елга кадәр ике-өч килограммнан ничек котылырга икәнен сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, тәннең массасын аена 2-4 килограммга яки атнага 0,5-1 килограммга киметү норма булып санала. Шулай итеп, Яңа ел бәйрәменә кадәр калган ике атна эчендә 1,5-3,5 килограммга ябыгып була. Авырлыгы артык күп булган очракта тизлек югарырак булырга мөмкин, әмма мондый ябыгуны табиблар контрольдә тотарга тиеш.

Эксперт билгеләп үткәнчә, беренче чиратта көн һәм туклану режимын сакларга, төнлә йокларга, иртәнге ашауны калдырмаска кирәк. Тәүлегенә дүрт-биш тапкыр ашарга кирәклеген дә онытырга ярамый.

Диетолог әйткәнчә, рационга боткалар, шулай ук ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек һәм зәйтүн маеның төрле сортларын өстәргә кирәк.

«Кайбер азык-төлекне эшкәртү өчен организм аннан алган энергиягә караганда күбрәк көч сарыф итә. Андыйларга түбәндәгеләрне кертергә була: чиста су, яшел чәй, чили борычы, имбир тамыры, сарымсак, тәмләткечләр, кайбер яшелчәләр - сельдерей, барлык төр кәбестә, ташкабак, спаржа, баклажан, редис, помидор, салат яфраклары», - ди табиб.

Шулай ук термоген эффектка ия булган продуктлар, мәсәлән, специя, куркума, яшел чәй һәм кофе эчәргә мөмкин.

Сорокина сүзләренчә, еш туклану матдәләр алмашын тизләтми. Моның өчен физик йөкләнешне сакларга кирәк, чөнки мускуллар актив эшләгәндә кан тизрәк йөри, калорияләр яна.

Фото: topidej.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас