Чәй эчәргә яратучылар һәм җитештерүчеләр бу эчемлекне яңа пешкән килеш кулланырга киңәш итә. Һәм монда эш чәйнең тәме һәм хуш исенең яхшы булуында гына түгел.
Эчемлекне берничә сәгатькә ачык һавада калдырсаң, кислород тәэсирендә анда бактерияләр һәм зарарлы кушылмалар барлыкка килә башлый. Чәй өстендә алар тонык элпә рәвешендә барлыкка килә, кружка читенә дә ябышып кала. Бу матдәләрнең организмга аеруча җимергеч тәэсире ашказаны-эчәк тракты органнарына, башлыча, бавырга төшә.
Тәүлек дәвамында торган чәйне японнар “елан чагудан да начаррак” дип саный, ә кытайлылар агу белән чагыштыра.
Фото: pixabay.com.