+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 декабрь 2021, 11:12

Яңа ел төнендә теләкләрне ничек теләргә?

Сез дә сынап карагыз!

Яңа ел төнендә теләкләрне ничек теләргә?
Яңа ел төнендә теләкләрне ничек теләргә?

Яңа ел бәйрәмендә сез дә теләк телисезме? Алар кабул булсын өчен теләкләрне түбәндәгечә белдерергә кирәк икән.

1. Сәгать "унике"не сукканчы бер кәгазьгә теләкләрегезне языгыз да, шуны яндырып, көлен шампан шәрабы салынган бокалга салыгыз. Аннары шуны төбенә кадәр эчеп бетерегез.

2. Яңа елга дип әзерләнгән киемегез кесәсенә теләкләрегезне язып салыгыз. Унике тулганда кулны шул язу өстенә куегыз да аларны инде кабул булган итеп күз алдыгызга китерегез.

3. Сәгать теле уникегә якынлашканда сикерә-сикерә теләк теләгез.

4. Теләкләрне алдан ясап куйган кар бөртегенә языгыз. Соңыннан аларны урамга чыгып, җилгә очрыгыз. Кар бөртекләре җиргә акрын гына төшәчәк. Шул вакытта теләгегезне инде кабул булган итеп күз алдына китерегез.

5. Яңа елга чәчәкләр бүләк итсәләр, аларга карап, эчтән генә өч теләк әйтергә кирәк. Соңыннан ул чәчәкләрнең өч таҗын шампан шәрабына салыгыз һәм чыршы астына куегыз. Сәгать унике тулганда теләкләрегезне кабат искә төшереп, шәрабны эчегез.

Фото: culture.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: