+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 декабрь 2021, 20:27

Тән тиресе коры булса, нишләргә?

Кышын тән тиресен ничек тәрбияләргә?

Тән тиресе коры булса, нишләргә?
Тән тиресе коры булса, нишләргә?
Кышын бит һәм кул тиресе тәрбиягә ареуча мохтаҗ. Белгечләр, төрле кремнар сатып алудан тыш, рационга да игътибар итәргә кирәклеген белдерә.

Тирене йомшарту өчен көндәлек ризыклар рәтенә майны да кертергә кирәк. Бу продукт, чыннан да, универсаль. Май тирене ярсытмый һәм аллергия дә бирми. Әмма бит тиресе майлы һәм киң күзәнәкле булса, майны чикләнгән күләмдә генә кулланырга кирәк. Мондый кешеләр майны күз тирәсендәге тирегә төнгелеккә сылап калдыра ала. Иртән майны мамык диск белән сөртеп алырга кирәк.

Ә менә башка төр тиреләр өчен (нормаль, катнаш һәм бигрәк тә коры) май бик файдалы. Майдагы ретинол йөзнең төсен ача һәм яшәртә. Бета-каротин җилсенгән тирене төзәтә. С, А һәм В витаминнары исә, тирене йомшартып, зарарлы радикаллардан саклый.

Фолий кислотасы тиренең эчке катламнарын тирәнтен туендыра, аларны дым белән туендырып, битнең корылыгын бетерә. Ниацин тиренең саф һәм сәламәт төсен кайтара.

Фото: zdorovieinfo.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: