— Русия Җинаять кодексының 78 мәддәсенә ярашлы, авыр булмаган җинаять кылган вакыттан алып хөкем карары законлы көченә кергәнгә кадәр ике елдан артык вакыт узса, гаепле кеше, тиешле вакыт үтү сәбәпле, җинаять җаваплылыгыннан азат ителәчәк.
Шуңа карамастан, полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз. Алар тикшерәчәк һәм, тиешле вакыт (“срок давности”) чыгу сәбәпле, җинаять эше кузгатудан баш тартачак. Шулай да җинаять кылу факты аның биографиясендә сакланачак.